«Туган як» газетасы Чүпрәледә гомер итүче үзбәк егете Отаҗан Отаҗанов һәм аның тормыш иптәше Ләйлә белән әңгәмә корган. Язма ачыктан-ачык сөйләшү форматында бирелә.
Отаҗан:
Мин Үзбәкстанның Үргәнч дигән, сезнеңчә итеп әйтсәк авылында, туып-әскәнмен. Гаиләдә 8 бала идек без һәм барыбыз да диярлек хезмәт белән мәшгуль иде. Билгеле инде, бу яклар белән чагыштырганда хезмәтнең дә төре башка – мәсәлән, мин кесәмдә беркүпме акчам булсын диеп, ефәк җитештерә идем. Ә ул бик авыр хезмәт. Шырпы тартмасыннан бераз гына зуррак булган тартмада корт алып кайтасың да шуны күбәйтәсең. Шул бәләкәй тартмадагы кортлар бер гараж кадәр территорияне алырлык кадәр булырлык итеп аларны ашатасың. Һәм аның үз ризыгы бар, бертөрле генә куак яфракларын ашыйлар. Шул куак ботакларын җилкәдә күтәреп ташый торган идек. Ә бер вакыты җиткәч ул кортлар үз личинкалары эчендә ефәк үрергә тотына. Менә шул вакыт килеп җиткәч, аларны хәзерләүләр конторасына илтә идек. Мамык плантацияләрендә эшләдек, рис та чәчеп үстердек инде. Рис, беләсездер инде, су эчендә үсә.
Безнең гаиләдәге 8 баланың барысы да диярлек югары белемле. Безнең мәктәптә рус телен укыту бар иде. Апам бүген дә туган илемдә рус теле укыта. Мин дә укыдым – радиотелемеханика факультетын тәмамладым. Шул ук елны язмыш мине Самарага, дуслар янына китерде. Ә ул вакытта абый Татарстанда яши иде инде. Ул мине Самарадан үзе яшәгән Чүпрәлегә алып кайтты. Монда килгәч үк туган йортыма кайткан кебек булдым – кешеләр бик ошады, дуслар да табылды.
Тик мин кар күрмәгән малайга бу якларның октябрьдән алып апрельга кадәр сузылган кышына күнү авыррак булды – суык. Үзбәкстанда бит кар тансык – яумый ул анда, яуса да бер көн дә тормый, эреп бетә.
Монда килгән елларымда төрле эшләрдә: төзелеш, сәүдәгәрлектә үземне сынап карадым. Тик минем принцибым бар – эшкә мин бервакытта да акча чыганагы итеп карамыйм. Ягъни ул эшне башкарырга кирәк икәнлеге өчен алынам. Район мәдәният йортына эшкә урнашуым да үзеннән-үзе килеп чыкты кебек – телерадиомеханиклыгым, электроникалы җиһазларны төзәтә, җайлый белүем менә шунда ярап куйды. Мәдәният хезмәткәре булгач концертларда да катнаша башладым…
Ләйлә:
Яңа елны каршы алу кичәсендә сәхнәгә озын гына буйлы егет чыкты да, үзбәк телендә җыр башкарды. Шунда күңелемә әллә ни булды. Икенче көнне мин аны социаль челтәрләрдә эзләп таптым… Үкенмим. Отаҗон гаилә җанлы, оршынмый-сүгенми торган, балабызны, мине, тугыннарны хөрмәт итә торган бер кеше булып чыкты, Куллары да “алтын”.
Отаҗан:
Ләйлә белән танышканда мин Казанда, укуда идем, Россия дипломы да булсын әле дип Казан энергетика университетына да укырга кергән идем. Кайттым да киттем ул яшәгән авылга. Беренче күрүемдә үк йөрәккә әмер килде – “Бу кыз синеке!” дигән әмер иде ул. ә күңелдә шик тә бар – мин бит бу якларда нәсел-тамырларсыз бер кеше, туганнары, әти-әнисе мине кабул итәрләрме…
Рәйсә Арсланова:
Биш бала үстердем, шуларның дүртесе кыз. Әни кеше һәр баласының бәхете булуын тели. Ләйләбез үзбәк егете белән дуслашып йөри башлагач, туганнар арасында моңа сагаеп караучылар булды, әлбәттә. Ә мин барысы да әйбәт булачагына ышандым – дин бер, мөселман кешесе бит.
Задурда яшәгән җиремнән тора-бара аларга бераз булса да ярдәм итим дип, улларын үстерергә булышыйм дип, күченеп килдем. Бик матур яшибез.
Отаҗан:
Ләйлә белән өйләнешкәндә торыр урыныбыз да юк иде, төрле өйләрне арендага алып яшәргә туры килде. Улыбыз туды, аңа әтием нең исемен куштык – Сәрдар. Сәрдарыбыз үзбәкчә, татарча, русча сөйләшә белә. Мин аңа һәрвакытта үз телемдә эндәшәм. Ата-баба теле онытылмасын, балаларыма да бирелсен, дим.
Ике ел элек район үзәгендә йорт та сатып алдык. Аны Ләйлә белән бергәләп, үз кулларыбыз белән ремонтлыйбыз. Хезмәт хакын җыябыз да материаллар алабыз, аннары ясарга тотынабыз, өйгә янкорма кордык, анда бүлмәләр бүлдек, тәрәзәләрен алмаштырдык, яңа батареялар керттек. Хезмәт хакы дигәч тә, аны гына да көтеп тормыйбыз. Ефәк, мамык үстергән мин, үзбәк егете, мал-туар асрау серләренә дә бик тиз төшендем. Ел әйләнәсенә дүртәр баш үгез асрыйбыз. Кирәк бит.
Икебез дә бюджет учреждениесендә эшләгәч дәүләтнең яшьләрне яклый торган “Яшь гаилә” программасына да язылган идек. Читтән килгән кеше булгангадыр инде, ул программадан ярдәм ала алмадык, хәзер яшь тә узды инде. Хәерлесе. Ярдәмне Аллаһ Тәгалә бирә, без бәндәләр гамәл кылабыз.
Тормышымнан ризамын. Ярый әле Татарстанның шушы районы Чүпрәлегә килгәнмен, ярый әле Ләйләмне тапканмын. Әни килеп торды быел, әтием мәрхүм инде. Әни дә бик шатланып китте. “Кешеләр бик әйбәтләр, иркен күңеллеләр монда”, диде.
Ләйләнең туганнары белән аралашып яшибез – алар килә, без барабыз. Үзбәкләр туганнар белән җыелганда, бәйрәмгә әзерләнгәндә мул итеп табын кора бит алар, беләсездер инде. Әмма бездә аш-су янында ирләр кайнаша – учак аса, ит турый, аны кыздыра, пешерә… Ә хатын-кызлар өй эченнән нәрсә кирәген биреп кенә тора. һәм иң яратып әзерләнә торган ризык – пылау бездә.
Мине монда үзбәк диаспорасы җитәкчесе итеп тә сайлап куйдылар. Үзбәкстанда туып-үсеп Чүпрәлене икенче ватаннары итүче илдәшләребез саны районда 100гә якын инде хәзер. Аларның район үзәгендәгеләре белән бик дус яшибез. Төрки халыкларның йолалары белән таныштыру максатыннан “Нәүрүз” бәйрәмен уздырулар да традициягә кереп бара. Анда без халыкка үз җырларыбызны, йолаларыбызны тәкъдим итәбез, килгән халыкны пылау белән сыйлыйбыз.
Чүпрәле торган җиргә генә түгел – ватанга әйләнеп китте, шулай. Моннан каядыр китү турында уйлаган да юк.
Отаҗаннан пылау пешерү рецепты
Пылау, гадәттә, казанда әзерләнә. Һәм аны пешергәндә без тәмләткечләрдән зира кулланабыз.
Сыек майны кыздырып, шуңа 1 зур суган турап салабыз. 300-400 грамм итне эрерәк кисәкләргә турап, шунда ук яхшылап кыздырабыз, тоз сибәбез. Ит әзер булгач, күп итеп кишер саламлап турап шунда өстибез. Аннан 800 грамм тирәсе бик яхшылап юылган дөге салырга кирәк.Чамалап су саласың, ул бармакның бер буыны кадәр булырга тиеш. Мин 0,5 литр чамасы салам. Шулай ук чама белән тоз салам. Суы кайнап беткәнче казанны капламаска кирәк. Бөтен сере дә шунда. Су кайнап чыккач, казанны каплыйбыз да пылауны акрын гына утка калдырабыз. Дөгене, болгатмыйча, кашык белән тигезлибез, аннан казан кырыйларыннан бераз күтәреп куябыз. 15-20 минут саен капкачтан пар тамчыларын җыеп торырга кирәк, чөнки пар бөртекләре пылауга эләгергә тиеш түгел. Салмак утта шулай 30 минут тотып, пешереп бетерәбез.
Пылау пешергәндә, суганны да, кишерне дә, майны да кызганмагыз — тәмле булуның бөтен сере шунда!